ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 сентябрь 2019, 19:43

Оешканлык белән үтә

Бердәм сайлаулар көнендә Яңа Балтач авыл мәдәният йортында урнашкан 3264 санлы сайлау участогында шушы авылда гомер итүче 573 кеше республика җитәкчесен һәм 5 округ буенча авыл Советы депутатларын сайлый. Участок комиссиясе эш башлаган тәүге минутларда ук беренче булып авылның иң өлкән кешеләренең берсе – 1932 елда туган Мәснәви агай Хаҗиев үзе лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен тавыш биргән. Иң яшь сайлаучылар Артур Мусин, Ильяс Хаҗиев, Айсылу Әхмәтшина, Румия Нурова, Илнар Юлдашев, Лилия Вәлиева исә дәүләт конституциясе тарафыннан гарантияләнгән бу хокукны беренче тапкыр тормышка ашырып, сайлау участогына килә. Комиссия әгъзалары актив тормыш позициясендә торып, республика һәм авыл киләчәгенә битараф калмаган яшьләрны котлап, махсус бүләкләр тапшырган.

Комиссия рәисе Альбина Муллагәрәева, аның урынбасары Рәсим Сафиуллин, байтак еллар сайлауларны оештыру һәм үткәрү кампанияләрендә катнашкан, зур оештыру тәҗрибәсенә ия булган комиссия секретаре Флүзә Ханова, комиссия әгъзалары Эльвера Гайсина, Рима Ибраһимова, Альмира Ихсанова, Лилия Хәбибуллина участокка килүче сайлаучылар өчен барлык шартларны булдырып, һәркайсын ачык йөз белән каршы ала һәм сайлау процедурасын үткәрергә ярдәм итә. Участокта эш яхшы куелган, сайлаулар процедурасы оешканлык белән үтә. 17.00 сәгатькә биредә 405 сайлаучы үз фикерен белдереп, лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен билге куелган бюллетеньнәрне сайлау урнасына төшерде. Көндезге сәгатьләрдә комиссия әгъзалары җитди сәбәпләр аркасында участокка килеп тавыш бирә алмаган сайлаучыларның йортларына барып, республика һәм авыл киләчәген билгеләү хокукын тормышка ашырырга ярдәм итте. Бу хактагы үтенеч белән комиссиягә 27 гариза тапшырылган.

Мәдәният йортының фойесында Бердәм сайлаулар көненә багышланган күргәзмә дә оештырылган.
Читайте нас: