ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 сентябрь 2019, 17:37

Сайлау көне бәйрәм кебек.

Имәнлекул авылына килеп кергәч тә урамдагы музыка тавышы биләмәдә сайлаулар икәнлеген искәртеп тора.Якташ-җырчыларыбызның моңнары күңелгә тагы да бәйрәм кәефе ости.

--Бездә сайлаучылар бердәм йөри,барысы да теләп килә,күреп торасыз,нинди дустанә мөнәсәбәттә каршы алабыз,участокта рәхәт атмосфера хөкем сөрә,-дип каршы алды мине 3303 санлы сайлау участогының комиссия рәисе Мәрхәбә Галиәскәрова.Биредә сигез кеше сайлауда беренче мәртәбә катнаша.Шуларның берсе-Диана Солтанова белән таныштык.

--Сайлауда катнашу минем өчен зур вакыйга.Чөнки ул республикабызда нинди шартларда яшәвебезгә ,нинди кандидатны,шәхесне сайлавыбызга барып тоташа.Без яшьләргә эш булсын,яшәргә оен булсын,илебез тыныч булсын,-диде ул.Студент кызга сайлау бүләге дә тапшырылды.Андый бүләкләр тагын үз ияләрен көтеп калды.Авыл кешесенең кояшлы коры көндә бәрәңге казу чоры булса да,беркем дә сайлаудан читтә калмаска тырыша.Әнә өлкән яшьтәге Рәмилә апа Шәрипова да йөгерә-йөгерә килде,"сайлауның мөхимлеген аңлап барам,киләчәк көннәребез якты,имин,бәрәкәтле булуын теләгән хәр кеше бирегә менә минем кебек ашкынып киләдер,"-ди.Әйе, көн кояшлы ,ямьле.Табигать сайлауларга нинди җылы көн бүләк итте.Киләчәгебез дә шулай матур булыр але.Көндезге 15 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча барлык сайлаучыларның 65 проценты үзе хуплаган кандидат өчен тавыш бирде
Читайте нас: