ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 сентябрь 2019, 11:25

Сайлаучылар актив катнаша

Бердәм сайлаулар көне дип билгеләнгән 2019 елның 8 сентябрь иртәсендә 3262 санлы участок сайлау комиссиясе эшчәнлеген иртәнге 7 сәгатьтә башлады. Ул район үзәгендәге Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы балалар бакчасы бинасында урнашкан.

Әлеге участокта шушы төбәктәге 7 урамда яшәүче сайлаучылар гражданлык хокукын тормышка ашырып, Республика Башлыгы булырга һәм үз җирлегебездә, Чакмагыш авыл Советы күләмендә сайлаучылар мәнфәгатендә эшчәнлек алып барырга лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен тавыш бирә. Төбәк Башлыгын сайлау хокукына ия булучы сайлаучылар исемлеге 825, 6нчы санлы бер мандатлы сайлау участогы буенча 839 кешене берләштерә. Алдан сайлау хокукынан бер кеше файдаланган. Сайлаучылар исемлегендәге 11 егет һәм кыз тәүге тапкыр участокка килеп, үз фикерен җиткерә ала.

Сайлау участогы ачылганнан соң тәүдә комиссия рәисе Әлтаф Әдип улы Латыйпов алдан тавыш бирү хокукыннан файдаланып, участок комиссиясенә гариза тапшырган сайлаучының хокукын бу хактагы законга ярашлы тормышка ашырды. Әйткәндәй, аның урынбасары Илгиз Сәлахов, комиссия секретаре Альфира Сафиуллина, комиссия әгъзалары Рәфисә Вәлиева, Лилия Сәетгалиева, Миләүшә Шәрипова, Светлана Тимербулатова озак еллар дәвамында төрле дәрәҗәдәге сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашып, зур тәҗрибә туплаганнар.

Сайлау участогы ачылган тәүге минутлардан ук бирегә сайлаучылар килә башлады. “Участокларның бер сәгатькә иртәрәк, 7дән үк эшли башлавы эшкә баручылар өчен аеруча уңайлы”, – ди комиссия сәркатибе Альфира Фәнир кызы. Комиссия эш башлаганнан соң үткән берничә минутта ук монда 10 сайлаучы тавыш биреп китәргә өлгерүе дә дәлилли бу сүзләрне. Участокта иң беренчеләрдән булып үз гражданлык хокукын тормышка ашырып, тәүге бюллетеньнәрне Рөстәм Камаев махсус урнага төшерде. Безнең иҗади төркем биредә булган вакытта сайлау участогына Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов та килеп, мондагы эшчәнлек оештырылышы белән танышты.

Гомумән алганда, Бердәм сайлаулар көне биредә тавыш бирүче сайлаучылар өчен рәсми процедура булып калмыйча, бәйрәм төсен алсын, рухи күтәренкелек тә бүләк итсен өчен барлык шартлар да булдырылган. Тирә-якка күңелле җыр-моңнар тарала, бинага керүчеләр балалар бакчасы ихатасындагы мәйданчыкларда биредә эшләүчеләр тырышлыгы белән тудырылган матурлык-гүзәллеккә, махсус шушы көнгә багышлап оештырылган кул эшләре күргәзмәсенә сокланып үтә. Көн дәвамында эшләгән буфеттан тәм-томнар алып, бәйрәм рухын йорт-гаилә әгъзалары белән бүлешү мөмкинлеге дә булдырылган.
Читайте нас: