ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 сентябрь 2019, 20:16

Сайлауларның мөһимлеген аңлап

Байбулат авылы клубы бинасындагы 3273-нче участок комиссиясе әгъзалары Бердәм сайлаулар көненә яхшы әзерлек белән килде. Комиссия рәисе Әдибә Гарифуллина, аның урынбасары Рузалия Камалетдинова, секретарь Алия Гарифуллина, комиссия әгъзалары Алия Исхакова, Хәсәнә Камалетдинова Байбулат, Яңа Тайняш авылларында яшәүче 190 сайлаучыга Башкортстан башлыгын һәм авыл Советына депутат сайлау хокукын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Бу төбәктә яшәүче халыкның активлыгына да һич зарланырлык түгел. Һава торышы уңай килеп, йорт хуҗалыклары бакчаларында бәрәңге алу һәм җәмгыять басуларында урып-җыю эшләре кызу булуга карамастан, бу ике зур булмаган авылда яшәүчеләр дә республика һәм район өчен җаваплы булган көнне кандидатларны хуплауларын белдерү өчен сайлау участогына килә. Беренчеләрдән булып бу җаваплы бурычны Фәнзил Хәбиров башкарды. Авылдагы иң яшь сайлаучылар Гөлфия Камалетдинова белән Илгизәр Якупов та сайлау барышында һәр тавышның мөһимлеген яхшы аңлый. Үз гражданлык позициясен белдереп, бюллетеньнәр алган яшьләргә бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук монда “Артериаль кан басымын тикшер” сәламәтлек акциясе чикләрендә авылның фельдшеры Алия Гарифуллина сайлаучыларның кан басымын үлчәп, сәламәтлек саклау буенча киңәшләр дә бирә.

Төштән соңгы сәгатьләрдә комиссия әгъзалары сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 кешенең (аларның 14-е – Яңа Тайняшта, 4-се Байбулат авылында яши) йортына барып, республика һәм авыл биләмәсе киләчәген билгеләүгә үз өлешен кертергә ярдәм итте.
Читайте нас: