ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 сентябрь 2019, 20:52

Йортларга да баралар

Районның башка сайлау участокларындагы кебек, район үзәгендәге № 3257нче участокта да комиссия әгъзаларының йортка килеп гражданлык бурычын башкарырга ярдәм итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр байтак булган. Комиссиягә 42 гариза тапшырылган. Аларны башлыча сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган райондашлар язган. Без комиссия әгъзалары Зилә Солтангәрәева һәм Ильмира Шәйдуллина белән Төзүчеләр урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүче өлкәннәрнең өендә булдык. Нәфисә апа Әрдисламова һәм Рида апа Батыйрова йортка килеп, республика һәм район киләчәген билгеләүгә үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек биргән комиссия әгъзаларына бик тә рәхмәтле булуларын әйтте һәм артабангы эшләрендә уңышлар теләде.
Читайте нас: