ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2019, 13:40

Бер үк вакытта ремонтлау отышлы

Республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә күп фатирлы йорт ихаталарын һәм подъездларны ремонтлау эшләрен бергә алып барырга тәкъдим иттеләр. “Төбәк операторы” фонды мәгълүматларына ярашлы, быел 1374 йортта 4 мең подъездны ремонлау планлаштырылган. Аларның 1288е – Уфада, 1218е – төбәкнең башка шәһәрләрендә, 1494е – районнарда. Бу подъездларның 1602ндә ремонт эшләре тәмамланган да инде. 1708ндә төзекләндерү-бизәү эшләре дәвам итә. 690нында исә бу эшләр әлегә башланмаган.

Фонд директоры П.Сафронов әйтүенчә, стандарт булмаган подъездларда – коридор тибындагы, ике катлы “Сталин йортларындагы” һәм тузган, бик тә иске булган йортлардагы подъездларны ремонтлау подрядчылар өчен зур кыенлыклар тудырган. Аларны төзекләндерү хакы алдан билгеләнгән хаклардан шактый артып киткән. Финанслар министрлыгы белән бу мәсьәләне хәл итү юллары расланган, проект озакламый Хөкүмәткә тапшырылачак.

Киләсе елга муниципалитетлар 4360 подъездны төзекләндерүгә заявкалар тапшырган.

Р.Арсланова әзерләде.

Читайте нас: