ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2019, 13:33

Күчмә поликлиника эшләде

Алдан хәбәр итүебезчә, 9 сентябрьдән 13нә кадәр районда күчмә стоматология поликлиникасы эшләде. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” программасы чикләрендә Башкортстанның шәһәр-районнарына чыгып, халыкны кабул итүче күчмә поликлиникалар җәй айларында эшли башлаган иде. Мондый кабул итүләр октябрь ахырына кадәр дәвам итә.

Районыбызга килгән “Сәламәтлек поезды”нда стоматолог-хирург, стоматолог-терапевт һәм балалар стоматологы биш көн дәвамында эшләде. Бу вакыт аралыгында табиблар медицина полисы буенча 177 райондашыбызның тешләрен бушлай дәвалады.


Р.Арсланова әзерләде.

Читайте нас: