ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2019, 14:39

Монда укучылар күп телдә сөйләшә

Уфаның “Яркий” микрорайонында яңа уку елында өр-яңа полилингваль (күп телләр өйрәнү мөмкинлеге булган) мәктәп үз ишекләрен ачты. Аны төзү хакы 790, җиһазлау 229 миллион сумлык булды. Яңа уку йорты төзелеше республика һәм федераль бюджеттан финансланды.

Монда 1000 укучы белем алачак, заманча компьютер һәм лингафон класслары, лабораторияләр җиһазландырылган. Мәктәптә укучылар фәннәрне рус, башкорт һәм инглиз телләрендә өйрәнәчәк, янә бер телне үз теләкләре буенча сайлаячак. Моннан тыш, алар өчен 3D-моделирование һәм прототипирование, робототехника буенча занятиеләр оештырыла. Малайлар-кызлар шулай ук балалар телестудиясендә һәм нәшрият, дизайнерлык үзәгендә иҗади көчләрен сынап карый, ә буш вакытларында тренажер залында спорт белән шөгыльләнә ала.

Яңа уку йортын ачу тантанасында катнашкан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләвенчә, 162 санлы бу мәктәп – үзенчәлекле. Ул югарырак дәрәҗәле булачак белгечләрне әзерләячәк. Мондагы уку программасы катлаулы, әмма ул укучыларга өстәмә көндәшлек өстенлекләре бирә.

Тантанада шәрәфле кунак сыйфатында чакырылган Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров: “Мондый заманча объектларны файдалануга тапшыру гомумдәүләт проектлары чикләрендә тормышка ашырыла. Ил Президенты В.Путин бер дә юкка гына: “Кешеләр милли проектларның нәтиҗәсен күрергә тиеш“, — дип әйтми. Кешеләр аның конкрет нәтиҗәсен шушы мәктәп мисалында да күреп инаныр, дип ышанам”, – диде.
Рәзилә Арсланова әзерләде.

Читайте нас: