ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2019, 00:07

Юлларда балалар гомере өзелмәсен

Соңгы вакытта юлларда балалар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгаларының саны кимемәве борчуга сала. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына ярашлы, 2018 елда Русия юлларында теркәлгән 167 мең авариянең 19,9 меңендә балалар да каза күргән. Аларның 21,7 меңе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, 628е һәлак булган. Күпчелек очракта аварияләр өлкәннәр гаебе белән булган. Автокреслолардан 7 яшькәчә кечкенә пассажирларны йөртүче водительләрнең 63% гына файдаланган.

19 сентябрьдә Башкортстан илнең 30 төбәге белән беррәттән “Хәвефсез балачак” федераль проектына кушыла. Төбәк автоинспециясеннән хәбәр итүләренчә, әлеге программа чикләрендә ата-аналар балаларны транспортта йөрткәндә хәвефсезлек чараларын кулланырга өйрәнәчәк. Алар өчен атнасына берничә тапкыр перинаталь үзәкләрдә тренинглар үткәрелә. Булачак ата-аналарны сабыйларны хәвеф-хәтәрдән саклаучы җиһазларны кулланырга, юлларда “балалар режимын” (билгеләнгән тизлек режимында йөрү, кагыйдәләрне төгәл үтәү) сакларга, шулай ук машиналар күп хәрәкәт иткән юл аша коляска белән чыгу кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр.

Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: