ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 сентябрь 2019, 14:43

Чәчкәләр – дөнья яме

Күптән түгел Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач авылындагы безнең филиалда Чәчкәләр бәйрәме үтте. Интернат фойесында чәчәкләр композицияләре һәм эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмгә интернатта тәрбиәләнүчеләребез концерт номерлары әзерләде: яраткан җырларын башкарды, биюләр белән чыгыш ясады. Чара ахырында рус халык әкияте буенча спектакль күрсәтелде.

Безнең интернатның тирә-ягы иртә яздан кара көзгә кадәр гөл бакчасына әверелеп, бик күп төрле чәчкәләргә күмелеп, балкып тора. Быел яздан ук интернат җитәкчелеге хезмәткәрләр арасында иң яхшы участокка конкурс игълан итте. Чәчкәләр бәйрәме бу бәйгенең финишы булды. Барлык хезмәттәшләргә төзекләндерү, ямьләү эшләрендә актив катнашулары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, артабан да иҗади һәм хезмәт уңышлары телибез.
Алина Әхмәдиева,

социаль эшчәнлек буенча белгеч.
Читайте нас: