ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 сентябрь 2019, 13:08

Якташыбыз кеше хокукларын Советта яклый

Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы кеше хокукларын яклау һәм гражданлык җәмгыяте институтлары үстерү буенча Советның беренче утырышы үтте. Аның составына кешеләр хокукын яклауга булдыра алганча үз өлешләрен кертүче хокук саклаучылар, юристлар, җәмәгатьче-активлар, экологлар, журналистлар, блогерлар, ата-аналар җәмгыятьләре вәкилләре дә керде.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров анонславынча, советта властьлар өчен бик тә “җайсыз” булган күп кенә кешеләр эшчәнлек алып бара. Алар озак вакыт дәвамында коррупцияне, төрле дәрәҗәдәге хокук бозуларны, дәүләт структуралары вәкилләренең үз вазифа бурычларын тиешлечә башкармавын фашлыйлар.

Шунысы да аерым билгеләүгә лаек: Совет составында райондашыбыз Рөстәм Нәбиев та эшләчәк. Ул хәзер инде республикада гына түгел, ил күләмендә дә популяр блогер булды, социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә коляскада хәрәкәт итәргә мәҗбүр булган ватандашларыбызның хокукларын яклап, аларга уңайлы мохит булдырудагы җитешсезлекләрне фашлап чыгыш ясый, бу проблемаларга җитәкче структураларның игътибарын юнәлтә. Алай гына да түгел, аларның уңай хәл ителүенә дә ирешә. Райондашыбызга бу юнәлештәге эшчәнлегендә артабан да уңышлар юлдаш булуын телибез.
Рәзилә Арсланова әзерләде.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.

Фото: “Башинформ” агентлыгы.


Читайте нас: