ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 сентябрь 2019, 14:01

“Казачий спас”та да сынатмадылар!

  • Үткән атнада Күмертау шәһәрендә быел инде бишенче тапкыр төбәкара “Казачий спас” фестивале үткәрелә. Казак мәдәниятенә багышланган бу зур чарада райондашларыбыз беренчегә генә катнашмый. Былтыр бу бәйгедә район мәдәният йортының “Березка” вокал ансамбле икенче урынны яулаган иде. Быел да районыбыз данын шушы коллектив яулады. “Асылъяр” халык биюләре ансамбле дә конкурста катнашты. Моннан тыш, “Березка” ансамбленең җитәкчеләре Гүзәл Табишева һәм Анастасия Полякова ялгыз башкаручылар арасында үз көчләрен сынады.
    Конкурс нәтиҗәләре буенча, мәртәбәле жюри “Асылъяр” бию коллективын - 1 урынга, “Березка” вокал ансамбле — 2 урынга, Гүзәл Табишева — 3 урынга лаек дип тапты. Чакмагыш механика заводында озак еллар хезмәт салып хаклы ялга чыккан, районыбызда рус мәдәниятын үстерүгә күп көч салган Анастасия Ермолаевна Полякова фестивальнең махсус призы белән бүләкләнде.

  • Денис Мансуров,
  • район мәдәният йортының директор урынбасары.

  • Фотолар: район мәдәният йорты сайтыннан.




    Читайте нас: