ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2019, 16:19

АЙГӨЛ – ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНКАСЫ!

Райондашыбыз, Русия данын велоспорт буенча дөнья күләмендәге ярышларда яклап, моңа кадәр дә зур уңышларга ирешкән АЙГӨЛ ГӘРӘЕВА Бөек Британиядә велосипедчы юниорлар арасында үткән дөнья чемпионатында җиңүче булды. 17,7 км. озынлыктагы дистанциядә шәхси ярышларда ул финиш сызыгына 22 минут 16 секунд вакытта килеп җитте һәм дөнья чемпионкасы титулына ия булды. Икенче урыны яулаган нидерланд спортчысы Ширин ван Анрой аңардан 4 секундка, өченче булып финиш сызыгын үткән британияле Элинор Бакстед 11 секундка артта калды.

Якташыбызны дөнья әһәмиятендәге зур җиңүе белән котлыйбыз һәм артабанда да бары тик шундый иң югары үрләрне генә яулавын телибез!

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.


Читайте нас: