ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2019, 11:23

Әйләнде дә сәхнә, әйләнде, яшьлекнең гүзәл хәтирәләрендә тибрәнде...

19 сентябрьдә Башкортстанның мәдәният оешамалары “Театр төне-2019” акциясендә катнашты. Башкорт дәүләт академия драма театрының һәм республиканың 100 еллык юбилей тантаналары үткәрелгән елда һәм ил күләмендә игълан ителгән Театр елында оештырылган бу акция, әлбәттә инде, сәнгатьнең шушы галиҗәнәп төренә багышланды. Район мәдәният йортында ул “Әйләнә сәхнә, әйләнә” дип исемләнгән театрлаштырылган концерт буларак тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Бу кичә бар гомерен районда мәдәниятне үстерүгә багышлаган талантлы шәхес, ике дистә елдан артык мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, Башкортстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхулла Арслангали улы Баембитовның тууына 95 ел тулуга да багышланды.

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай язганча, кире юлга җибәрми, уңга, яктылыкка илтүче бу сәнгать төре җәмгыять үсешенә дә зур йогынты ясап, күркәм сыйфатларны, әхлакый принципларны тәрбияләүгә ярдәм итә, буыннар бәйләнешен ныгыта. Бу көнне район мәдәният йортында үткән чара да үткәннәргә күпер салып, залдагы өлкән тамашачыларны беразга гына булса да офыклар һәм еллар артында калган яшьлекләренә алып кайтты. Моннан ике-өч дистә еллар элек сәхнәләрдә гөрләп барган спектакльләрдә башкарылган, күңел түрләрендә иң татлы, якты хәтирәләр булып сакланган җырлар моңнарында тибрәлдерде ул. Милли театр сәнгатенең нигез ташы булган Г.Камалның “Беренче театр” тамашасы чикләрендә барган вакыйгаларны район тормышы, ил кичергән тарихи вакыйгалар, театр сәнгатенең бер гасырлык үсешен һәм башкорт-татар драматургиясенең классик әсәрләреннән аралашып баручы фрагментларны бер бөтен, эзмә-эзлекле, көлдерерлек тә, уйландырырлык та итеп туплый алган сценарий авторы, мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуровның иҗади уңышы да булды әлеге тамаша. Бу кичне районның сәхнә осталары Эльвир Халиков, Радик Шәймөхәммәтов, Гүзәл Табишева, Ривенер Гобәев, Фидан Бикмурзин, Әлфинә Гатауллина, Гөлнара Шәймиева, Нәфисә Әшәрәпова, Эдуард Якупов, Айгиз Хөсәенов башкаруында ике тугандаш халык драматурглары әсәрләреннән алынган җырлар яңгырады. Рәсим Батыргәрәев, Гөлназ Сәлимова, Денис Мансуров, Руслан Әбдиев, Илсөяр Габдрахманова төрле спектакльләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәтте. Район мәдәният йортының “Асылъяр” халык һәм Калмашбаш авылының “Илһам” бию коллективы чыгышлары да яратып кабул ителде. “Театр төне” акциясенең уңышлы үтүендә Урал Гатауллин, Рудин Бәдретдинов, Камил Нуриәхмәтовның да өлеше бик зур булды.

Рәзилә Арсланова.

Фото: район мәдәният йорты сайтыннан.


Читайте нас: