ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 13:32

Сезнең кулда – сабый киләчәге, сезнең кулда – күпме язмышлар...

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне
Иске Калмаш авылындагы 1-нче балалар бакчасына салкын карлы яңгыр яуган көнне барсак та, капканы ачып керү белән ихатадагы чагу, якты төсле буяуларга бай, кечкенә шәһәрчекне хәтерләтүче мәйданчыклар каршы алып, көзнең шыксызлыгын чигендерде, кояш нурларындагы кебек балкып, ямьле, гамьсез балачакка алып кайтты кебек. Алай гына да түгел, монда килүче һәркем бина ишеген ачып керү белән әкият иленә сәяхәтне дәвам итә. Стеналардагы зур зәвык белән эшләнгән рәсем-сурәтләр, төркем бүлмәләренең бизәлеше, аларда булдырылган тематик почмаклар – барысы да шушы максатта булдырылган. Якты, җылы, монда тәрбияләнүче сабыйлар һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен барлык шартлар да булдырылган бу бакчага 2002 елдан башлап Гөлшат Риф кызы Шакирова җитәкчелек итә. Алай гына да түгел, аның җаваплылыгында әле янә өч филиал — Иске Калмаштагы 2-нче, Нариман, Сыйрышбаш авылларындагы балалар бакчалары да бар. Төрле урыннарда эшләүләренә карамастан, барлык хезмәткәрләрне дә бербөтен, тату коллектив итеп туплап, барлык эшчәнлек күрсәткечләре буенча райондагы иң яхшы мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләр исемлегендә баруга ирешә тәҗрибәле җитәкче.
Без барган 1-нче бакчадагы ике төркемгә 37 бала йөри. Аларны һәр иртәдә өлкән тәрбияче Гөлүсә Арнаутова, тәрбиячеләр Алия Батыргәрәева, Дилара Сабирова каршы алып, дөньяны танып-белү кебек зур гыйлем иленә беренче адымнарны ясарга ярдәм итә, тәүге белем һәм тәрбия нигезләрен бирә. Педагогларның Бу җаваплы эшчәнлектә кече тәрбиячеләр Эльвира Янбухтина белән Эльза Кәримова — педагогларның иң беренче ярдәмчеләре. Пешекче Раилә Хәсәнова биредә тәрбияләнүче малайлар-кызларны тәмле ашлар белән сыйлый, Ранис Кашаев исә балалар бакчасы ихатасын һәм уен мәйданчыкларын чисталыкта, тәртиптә тота.
-Безнең балалар бакчасына яшь ярымнан башлап һәм мәктәп алды яшенә кадәрге балалар йөри. Күрүегезчә, бездә бөтен шартлар да бар, бинабыз үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташкан, су, электр белән тәэмин итү буенча да өзеклекләр булмый, — дип башлады бакча эшчәнлеге белән таныштыруны Гөлшат Риф кызы. – Белем һәм тәрбия бирүне Н.Е.Веракса редакциясендәге “Тумыштан мәктәпкә кадәр” (“От рождения до школы”) программасы нигезендә алып барабыз. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча төзелгән бу программада баланы бар яклап камил, күп кырлы белемле шәхес итеп тәрбияләү максаты куела. Сабыйларның физик үсешен тәэмин итүгә, аң-фикерләү сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Экологик тәрбия бирү өчен авыл җирендә мөмкинлекләр дә шәһәрдәгегә караганда күпкә киңрәк, бу юнәлешкә дә зур игътибар бирергә омтылабыз. Балаларның кече яшьтән үк милли мохиттә тәрбияләнеп, туган җирне яратып, туган авылының патриоты булуы үсүе аларның шәхес буларак үсешенң төп шарты, дисәк тә хата булмас. Бу тәрбияви максатны тормышка ашырганда Р.Х.Гасанованың “Ата-балалар җире” (“Земля отцов”) төбәк компоненты өстенлек алган программасына нигезләнеп эш алып барабыз.
Безнең бакчада күп төрле чаралар үтә. Аларны балалар өчен кызыклы да, тәрбияви яктан әһәмиятле дә булырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Бу эштә безнең иң зур ярдәмчеләребез – ата-аналар дип әйтер идем. Барлык чараларны бергә әзерлибез, бергә үткәрәбез. Алар шул кадәр актив, ярдәмчел булуына сокланып бетә алмыйбыз һәм форсаттан файдаланып, рәхмәт сүзләрен дә җиткерәм. Бәйрәм чараларында, шимбә өмәләрендә дә катнашалар, бер кайчан да авырсынып тормыйлар. Ата-аналарның турыдан-туры булышлыгы һәм катнашлыгы белән даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз, грамоталар алып сөенәбез. Былтыр балалар бакчалары коллективлары арасында район күләмендә ГТО буенча үткән ярышларда, велосипедлар узышы бәйгесендә катнаштык. Гомумән, бер яңалыктан да читтә калмаска, заман белән бергә атларга тырышабыз.


Язманың ахырын тулысынча “Игенче” гәзитенең 27 сентябрьдәге 78нче санында укырга була.





Читайте нас: