ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 октябрь 2019, 17:15

“Көзләрнең дә була үз яме...”

Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган кичә менә шундый матур исем белән үтте. Бәйрәмебез кунаклары — хезмәт ветераннары, хезмәт юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Авылдашларны бәйрәм белән котларга Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, ветераннар советы рәисе Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева да килгән иде. Алар авылыбызның зур хөрмәткә лаек кешеләрен бәйрәм белән котлады. “Картлык һәркемгә килә, акыллы киңәшләрегез, сабырлыгыгыз, олы җанлы булуыгыз белән яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешегезне кертәсез,” — диделәр алар. Клуб хезмәткәрләре,балалар төркеме өлкән буынга котлау сәламнәрен матур җыр, дәртле биюләр аша юлладылар. Ак яулыклы апаларыбызның күбесе өлкән яшьтә булуына карамастан, викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, кызыклы биремнәрне үтәделәр, күмәк җыр һәм биюләрне бик оста башкардылар. Яхшы кәефкә корылган әлеге кичә, тәмле чәй өстәле артында дәвам итте.

Лида Шәяхмәтова,
Аблай мәдәният йортынының художество житәкчесе.


Читайте нас: