ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 октябрь 2019, 10:24

Зур хөрмәткә лаек алар

Өлкәннәр көне алдыннан Яңа Коты авыл мәдәният йортында шушы якты бәйрәм уңаеннан “Көзләрнең дә була үз яме” дип исемләнгән чара оештырылды. Авылыбызның олы хөрмәткә лаек кешеләре – хезмәт ветераннары, тормышын туган авыллары белән бәйләп, урындагы хуҗалыкта һәм авылдагы оешма-учреждениеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәре кичәнең хөрмәтле кунаклары булды.

Бәйрәмне ачып, “Үзәк” МТС җитәкчәсе Алмаз Мәмдух улы Йосыпов аларны ихлас күңелдән котлады, МТСның урындагы бүлекчәсендә эш барышы турында сөйләде. Артабан кунакларны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Айрат улы Ситдиков, ветераннар советы рәисе Рәшит Җәмигънур улы Шәяхмәтов һәм авылыбызның остабикәсе Зимфира апа котлап, изге теләкләр җиткерде. Котлаулар тәмамлангач Ирек Якупов, Урал Шәяхмәтов, Ләйсән Шәвәлиева һәм Йолдыз Шакирова моңлы җырлары белән өлкәннәрнең күңелләрен күтәрде. Биючеләребез Рания Фәтыйхова, Нурия Сәхиева, Милена Шәяхмәтова, Айдан Шакиров, Динияр Садриев, Артур Мостафин, Айгөл Гафиятова, Айгөл Халиуллина, Гөлназ Мостафина, Таңсылу Фәтыйхова, Гөлнара Музаева дәртле биюләре белән залдагыларны яшьлеккә алып кайтты. Нәфис сүз остасы Нәфисә Хәбирова шигъри юллары белән өлкәннәрнең күңеленә үтеп керде.

Бәйрәм МТС җитәкчесе Алмаз Мәмдух улының матди ярдәме белән оештырылган чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр аннан бик канәгать булып, чараны оештырып үткәрүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп таралыштылар.

Йолдыз Шакирова,
Яңа Коты мәдәният йортының художество җитәкчесе.

Читайте нас: