ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 октябрь 2019, 16:47

Президентның Туган көне кайда үтә?

Бүген Русия Президенты Владимир Владимирович Путин Туган көнен билгели. 67-нче гомер бәйрәмен ул туганнары-якыннары арасында, табигать кочагында үткәрә, дип хәбәр иткән дәүләт җитәкчәсенең матбугат секретаре Д.Песков. Ул шулай ук бәйрәме алдыннан Президентның Себер тайгасында булып, андагы көзге табигать матурлыгына соклануы турында да сөйләгән. Журналистларның нинди бүләкләр алырга яратуы турындагы соравына Владимир Владимирович үзе исә: “Күп вакыт упаковкада нәрсә булуын ачып карап та тормыйм, еш кына аларны төрле саклагыч-хранилищеларга тапшырам”, – дип җавап биргән. Шулай да, киң җәмәгатьчелек алдында тапшырылган бүләкләр турында мәгълүматлар да бар. Алар арасында Сергей Шойгу бүләк иткән Кони кушаматлы эт, Башкортстанның экс-президенты Мортаза Рәхимов тапшырган тай, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән Владик исемле кечкенә ат та бар.

Русия Президентының туган көненә чит илләрдә яшәүче гади гражданнар да битараф калмый. Мәсәлән, 2017 елның 7 октябрендә Парижның берничә районында В.В.Путинга котлау сүзләре язылган берьюлы берничә граффити барлыкка килде. Шул ук көнне Берлинда да стрит-арт стилендәге мондый котлау урнаштырылган.


Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: