ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 14:11

Өлкәннәрне сөендереп

Октябрь ае башыннан санлы телевидениегә күчү буенча барлык сорауларга анык җаваплар алырга мөмкин булган төбәк “кайнар линиясе”нә безнең Чакмагыш районыннан уннан артык заявка кабул ителгән. Алдан хәбәр итүебезчә, өлкән яшьтәгеләргә яки бу хакта үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләргә телевизор һәм 20 бушлай каналны кабул итүче махсус приставка-антеннаны көйләргә ярдәм итү максатында районда 61 волонтер әзерләнгән.

Ильвира Шәйнурова – ярдәмгә килүче волонтерларның иң активларының берсе. Ул Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә яшьләр эшләре буенча 1нче категорияле белгеч вазифасында эшли ул. Бу көннәрдә Ильвира Җәүдәт кызының эше аеруча күп. Тоташ республика санлы телевидение тапшыруларын карауга күчкән тәүге көннәрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче өлкәннәр байтак. Көненә берничә йортка барып, махсус кушымта-приставканы көйләп, тиешле каналларны табарга ярдәм итә, өлкән яшьтәге апа-абыйларны пультны кулланырга өйрәтеп кайта ул. Кичә, мәсәлән, тәүдә район үзәгенең Кооператив урамында гомер итүче Рәкыя апа Галләмованың өенә барды. Апаның йортында приставканы кушып һәм 20 түләүсез каналны табып, алар буенча тапшыруларны яңа, сыйфатлы форматта карау мөмкинлеген бүләк итеп, сөендереп кайтты Ильвира.

“Өлкәннәрнең йортларына рәсми заявкалар буенча гына барасызмы?”, – дигән соравыма ул: “Эшебез буенча без һәр вакыт халык арасында, очрашуларда булабыз, үтенечләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Күп халык катнашлыгындагы җыелышларда, сходларга да аңлатабыз, теге яки бу сорау-үтенечләре булганда безгә хәбәр итсеннәр өчен телефон номерларыбызны әйтәбез. Әлеге вакытта санлы телевидениене көйләргә ярдәм итүне сорап турыга үземә дә шалтыраталар”, – дип җавап бирде.

Ярдәмчесе, волонтер Фларит Сәлимов белән Нариман авылында яшәүче Лиза апа Асылгәрәеваның йортында да барып өлгерде Ильвира бу көнне. Тиешле җиһазларны көйләп, яңалыкның асылын аңлатып, өлкән кешенең рәхмәтләренә иреште, игелекле эш башкарып кайтты алар.
Рәзилә Арсланова.
Читайте нас: