ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 21:42

Мәйдан гөрләп торды

Республика көне уңаеннан районда байтак бәйрәм чаралары үтте. 10 октябрьдә Башкортстан башкаласыннан килгән мәртәбәле кунаклар, югары даирә җитәкчеләре катнашлыгында ике зур социаль объект ачылды, район мәдәният йортында тантаналы җыелыш үтте. Башкортстанның 100 еллык юбилее үткәрелгән елда файдалануга тапшырылган бу объектлар аерым символик мәгънәгә ия.

Төбәкнең төп бәйрәме билгеләнгән 11 октябрьдә иртәнге сәгатьләрдә Чакмагышта күләмле ярминкә оештырылды. Анда район оешма-предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгы кооперативларында, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар, агач үсентеләре сатылды. Ярминкәдә безнең район авылларыннан гына түгел, тирә-як районнардан да килеп үз продукциясен сатучылар да бар иде. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакирова Республика көне белән котлады. Районның мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнарына кушып бәйрәм кәефен бүләк итте.

Бу чарада шулай ук Русия почтасының райондагы бүлеге, район “Игенче” һәм республиканың “Кызыл таң” гәзитләре редакцияләре берлектә Әбүнәчеләр көнен дә үткәрде. Декадник чикләрендә гәзит-журналларга ташламалы хакларга язылу оештырылган палатка яныннан кеше өзелеп тормады диярлек. Яраткан басмаларына шактый арзан хакка язылып бер куанса, редакцияләр әзерләгән бүләкләрне алып икеләтә сөенеч кичерде бу көнне монда квитанция тутыручы райондашлар.

Көн шактый суык булып, салкын яңгыр пыскып торса да, табигать көйсезлеге генә бәйрәм кәефен юкка чыгара алмады. Чарада бик күп райондашлар катнашып, концерт карап, кирәкле товарлар алып, оештыручыларга рәхмәтле булып таралашты

Кичке якта исә Башкортстан гимнын күп кеше катнашлыгында күмәкләп башкару буенча флеш-моб, “Мин Чакмагышны яратам” арт-объектын ачу тантанасы үтте.

Рәзилә Арсланова.
Читайте нас: