ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2019, 12:04

Волонтерлар ярдәмгә килергә әзер

Кичә, тоташ Башкортостандагы кебек, безнең Чакмагыш районында да аналог телевидениесе бетерелде. Яңа, заманча санлы телевидениегә кушылу әзерлек бездә күптән барды. Районда яшәүчеләргә махсус приставкаларны көйләп, тапшыруларны яңа форматта карарга ярдәм итү өчен 60тан артык волонтер әзерләнде. Бу җәһәттән кыенлыклар барлыкка килсә, 8-347-96-3-19-48 телефон саннарын җыеп заявка калдырырга яки 8-800-220-20-02 телефоны буенча төбәк “кайнар линиясе”нә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Заман алга бара, аны һәм фәнни алга китешне туктатып булмый. Безгә нибары аннан калмыйча, тормыш яңалыкларын үзләштерә барып, бергә атлап барырга гына кала. Югары сыйфатлы санлы телевидение тапшырулары хәзер үзәктән иң еракта урнашкан авыл-касабаларда яшәүчеләр дә карый алачак.
Р.Арсланова әзерләде.
Читайте нас: