ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 октябрь 2019, 17:34

Гөлләргә тиңлибез сезне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1995 елда Пекинда үткән 4-нче Хатын-кызлар конференциясендә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен үткәрү тәкъдим ителә. Бу тәкъдим авыл җирлегендә яшәүче гүзәл затларның җәмгыятьтә тоткан күп кырлы роле белән дәлилләнә. Нәтиҗәдә, авыл-районнарда яшәүче хатын-кызлар көнен 15 октябрьдә билгеләп үтү турында карар чыга. 2007 елда исә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан әлеге көн рәсми бәйрәм дип раслана.
Авыл хатын-кызлары Җир шарында яшәүче халыкның чирек өлешен тәшкил итә. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүендә, авыл-районнарда эшчәнлек алып барган барлык оешма-учреждениеләрдә хезмәт салалар, авыл районнарының тотрыклылыгын саклауда зур роль уйныйлар. Хезмәт урында эшләп кенә калмый алар, йорт хуҗалыкларын алып баралар, гаилә учагының җылысын саклыйлар, күз явын алырлык гөлбакчалар үстерәләр. Бакчалардагы яшелчә-җимеш уңышы муллыгы да – башлыча алар хәстәрлеге. Төп хезмәтләреннән тыш гүзәл затларыбыз балалар тәрбияли, үз җилкәләрендә өлкәннәрне һәм авыруларны карау йөген дә тарталар.
Районыбызда мондый уңган-булган хатын-кызларыбыз бик күп. Алар тырышлыгы белән тормыш ямьле, көнкүрешебез җитеш, тирә-ягыбыз таза-пөхтә. Чакмагышның уңганнар төбәге булып танылуында бу гүзәл затларның өлеше бәһалап бетергесез.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашларыбыз, тырышлыгыгыз, югары зәвыгыгыз, нәзәкатьлелегез, оста куллы, көчле рухлы булуыгыз белән сокландырган гүзәл затларыбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы юлдаш булсын, гаиләләрегезгә — иминлек, хезмәтегездә уңышлар телибез.
Читайте нас: