ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 октябрь 2019, 12:56

Волонтерлар ярдәмгә ашыга

Республика һәм районыбыз гражданнары бүген инде өченче көн телевидение тапшыруларын 20 бушлай трансляциянгән канал буенча заманча – санлы форматта, яхшы сыйфатта карый. Билгеле булуынча, һәр яңалыкка өйрәнү өчен берникадәр вакыт таләп ителә. Әлбәттә, заманның яңа технологияләрен тиз арада үзләштерү өлкән яшьтә апа-абыйларыбыз өчен берникадәр кыенрак. Бу җәһәттән аларга җайсыз булмасын өчен районның барлык авыл биләмәләрендә дә волонтерлар әзерләнде. Алар тиз арада ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең йортларына баралар, тиешле җиһазларны санлы каналларга көйләп, өлкәннәрнең сорауларына җавап бирәләр.

Бу көннәрдә райондагы иң зур авыл биләмәсе булган Чакмагыш авыл Советында яшәүчеләрдән мондый үтенечләр башка җирлекләргә караганда күбрәк кабул ителә. Биләмә хакимиятенең яшьләр эшләре буенча 1 категорияле белгече, иң актив волонтерларның берсе булган Ильвира Шәйнурова өчен дә тынгысыз бу көннәр. Көненә берничә йортка барып, өлкәннәргә ярдәм итеп кайта ул. Район үзәгенең Кольцевая урамында яшәүче Флидә апа Гарипова, Совет урамында гомер итүче Зәһилә апа Төхвәтуллина да көтеп алды аны. Гадәтенчә, җитез генә килеп керә дә, тиз арада апаларның соңгы көннәрдә тынып калган телевизорларына “җан өреп”, аларга яраткан тапшыруларын карау шатлыгын бүләк итеп, игелекле эш башкарырып китә Ильвира Җәүдәт кызы. Бүген дә иртәнге сәгатьләрдә үк Совет урамына барып, олы яшьтәге апаның телевизорын санлы каналларга көйләп бирде дә, төп эш урынына ашыкты ул.

Бу эшләр башка авыл биләмәләрендә дә башкарыла. Рапат, Иске Калмаш авыл биләмәләрендә эшләүче Фәридә Гыйззәтуллина белән Римма Газизҗанова да өлкәннәрнең йортына барып, телевидение тапшыруларын яхшы сыйфатта карау мөмкинлеген бүләк итеп кайттылар.
Читайте нас: