ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 13:35

Байбулатлылар да тапшыруларны яхшы сыйфатта карый алачак

  • Районда яшәүче халыкны санлы телевидениегә тоташтыру буенча волонтерлык эше дәвам итә. Авыл биләмәләрендә 60тан артык ирекмән өлкәннәр һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең йортларына барып, тапшыруларны яңа санлы форматта карау өчен махсус җиһазларны көйләп, телевизорга тоташтыра, таләп ителгәндә, алардан файдаланырга өйрәтә.
    Рәҗәп авыл Советында бу игелекле эшне волонтерлар – биләмәнең яшьләр эшләре буенча белгече Гөлнара Сәхибгәрәева белән фельдшер Алия Гарифуллина башкара. Бу көннәрдә алар Байбулат авылында яшәүче Нурия Шәйхелисламова, Роза Әхмәтшина, Хәсәнә Камалетдинованың йортларында булып, заманның яңа сыйфатлы технологияләреннән файдалану мөмкинлеген тормышка ашырды, өлкәннәргә яраткан тапшыруларын яңа сыйфатта карау мөмкинлеген бүләк итте.

Рәзилә Арсланова.




Читайте нас: