ИГЕНЧЕ
-6 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 16:54

Дәүләт тарафыннан зур ярдәм

Муниципаль район хакимиятендә Республика көне алдыннан “Башкортстан Республикасында төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү” дәүләт программасы кысаларында балалары туган яшь гаиләләргә социаль түләүләр алуга хокук бирүче таныклыклар тапшырылды. Әлеге социаль түләү Башкортстан Республикасы бюджетыннан сатып алынган, төзелеп ятучы торак йорт яки фатирның түләнелеп бетмәгән суммасын каплату яки төп бурыч суммасын түләүгә һәм кредит (ипотека) килешүе буенча процентын каплатуга бирелә. Программа яшь балалары туган гаиләләргә торак төзү яки сатып алуга ипотека килешүе буенча бурычларын түләп торак шартларын яхшыртуга, бер үк вакытта республикада демографик хәлне уңай якка үзгәртергә, гаилә институтын ныгытырга да ярдәм итә.Ул шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм яшәеш сыйфатын уңай якка үзгәртүгә, уңайлы һәм файдалана алырлык торак белән тәэмин итүгә дә зур ярдәм булып тора.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев зур канәгатьлек хисе белән әлеге таныклыкларны алты гаиләгә тапшырды.
Бу гаиләләрнең һәркайсына күрсәтелгән сизелерлек дәүләт ярдәме аларга тормышларын яхшыртырга, сабыйлары өчен уңайлы шартлар тудыруда зур таяныч булачагына иманыбыз камил.
Читайте нас: