ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 17:02

Сайлауга йомгак ясалды

Узган атнада район мәдәният йортында агымдагы елның 8 сентябрендә үткән Башкортстан Республикасы Башлыгын, муниципаль район Советына өстәмә рәвештә депутат һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлауга йомгак ясалды. Бу җәһәттән үткән тантаналы җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары катнашты.
Чараны территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул әлеге мөһим сәяси кампанияне оештырып үткәрүгә кыскача анализ ясады, бу җәһәттән тырышлык күрсәтүчеләрне исемләп телгә алып үтте. Сайлауларның тиешенчә үтүендә ул күпләрнең зур ярдәменә таянулары турында белдерде һәм иң-иңнәргә бүләкләр тапшырды.
Территориаль сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатларына 3254 санлы участок сайлау комиссиясе әгъзасы Инзилә Рәшит кызы Вәлиева, 3258 санлы участок әгъзасы Алия Владимир кызы Латыйпова, 3273 санлы участок сәркатибе Алия Фидрат кызы Гарифуллина, 3278 санлы участок рәисе Люба Тимергали кызы Хисаметдинова, 3287 санлы участок сәркатибе Ирина Әнгам кызы Гафиятуллина, 3290 санлы участок сәркатибе Нәсимә Әсхәт кызы Бәдамшина, 3296 санлы участок рәисе Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова, 3300 санлы участок сәркатибе Гүзәлия Тәлгать кызы Шәйбәкова, 3304 санлы участок рәисе урынбасары Гөлнара Тимерҗан кызы Биктимерова һәм 3305 санлы участок әгъзасы Гөлнур Мәлих кызы Садриева ия булды.
Бүләкләнүчеләрне хөрмәтләп Гүзәл Табишева белән Ревинер Гобәев дуэты башкаруында дәртле җыр яңгырады.
Сайлау кампаниясен оештырып үткәрү турында 3277 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Альбина Анатольевна Сайдякова белән 3256 санлы участок комиссиясе рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәширов, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова чыгыш ясады.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр татар биюен башкарганнан соң сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күтәрелде. Ул әлеге мөһим чараның районыбызда үзбиеклегендә үтүе турында канәгатьлек белән белдерде, бу җәһәттән тырышлык салган кешеләрне мактап телгә алды. Артабан бер төркем сайлау комиссияләре алдынгыларына муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Хакимият башлыгы кулыннан бу бүләкләрне 3252 санлы участок сайлау комиссиясе әгъзасы Гүзәл Венер кызы Садыйкова, 3253 санлы комиссия рәисе Ранис Риф улы Вәлиев, 3255 санлы участок комиссиясе сәркатибе Сәлимә Әхнәф кызы Сафуанова, 3260 санлы сайлау комиссиясе әгъзасы Илһам Миндулла улы Солтанов, 3262 санлы сайлау участогы комиссиясе сәркатибе Альфира Фәнир кызы Сафиуллина, 3263 санлы комиссия рәисе Флара Флүр кызы Арсланова, 3264 санлы участок комиссиясе сәркатибе Флүзә Зиннур кызы Ханова, 3280 санлы комиссия сәркатибе Любовь Мефодьевна Потапова, 3284 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Мәкъбүл кызы Исхакова, 3295 санлы комиссия сәркатибе Инзира Риф кызы Гыйбашева, 3299 санлы сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева һәм 3258 санлы сайлау участогы комиссиясе әгъзасы Ризида Әгъләм кызы Кущян алды.
Артабан тантана геройларын Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов сәламләде.
Бу матур чараны шулай ук Ревинер Гобәев, Гөлнара Шәймиева, Розалия һәм Радик Гафаровлар, Гүзәл Хәйруллина, Эльвир Халиков моңлы җырлары, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары калмык биюе белән бизәде.
Җәмгыятебезнең артабанлы үсешен билгеләгән сайлау көненә әнә шулай матур йомгак ясалды. Алда да дус-тату булып, бердәм гаиләдә яшәргә, берсеннән-берсе югарырак биеклекләргә ирешергә язсын.
Кичәне район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров алып барды.
Читайте нас: