ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 13:09

Ялган “волонтерлар”дан сак булыгыз

14 октябрьдә тоташ республикада аналог телевидениесе сүндерелде. Бу яңалык тәү чиратта кабель операторлары абонентлары булмаган кешеләргә, төгәлрәк әйткәндә, Башкортстанда яшәүче халыкның 15, күп дигәндә 20 процентына кагылды. Кабельле телевидение караучылар өчен бер нәрсә дә үзгәрмәде. Республикада кабельле эфир сигналы булмаган берничә торак пункт бар, аларда яшәүчеләр юлдаш җиһазларын сатып алып, телетапшырулар карый ала.

Төбәктә бу җиһазлар белән тәэмин итә ала торган берничә оператор бар. Санлы кушымталарның бәясе – 1 мең сумга кадәр. Аларны көнкүреш техникасы сатылган барлык сәүдә нокталарыннан алып була. Шулай ук Русия почтасы бүлекчәсе аша заказ биреп кайтартырга да мөмкин.

Приставкалар өйгә тоташтыруда волонтерлар ярдәм итә ала. Алар гариза язганнан соң бер тәүлек эчендә килә.

“Әгәр сез тиешле үзәккә шалтыратмагансыз, ә волонтер үзе килгән икән, димәк, ул мошенник булырга мөмкин, –дип кисәтә “Республика волонтерлык үзәге” оешмасы белгече Илья Артамонов. – Тагын шунысы да бар: волонтерлар акча алмый, приставка-кушымталар сатмый, аларны тоташтыруда гына ярдәм итә”.
Читайте нас: