ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 17:22

Җырларында – күңел кичерешләре

Матур да, файдалы да үткән гомер юлларының бик кыска булуы гына аяныч. Әмма, пролетар язучы Николай Островский әйткәнчә, “…аны шундый итеп яшәп үткәрергә кирәк, соңыннан үкенерлек булмасын…”.

Бу дөньяда нибары илле алты ел гына яшәп өлгергән күренекле якташыбыз, озак еллар Балалалар сәнгать мәктәбен җитәкләгән яхшы педагог һәм остаз, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җ ы р ч ы - к о м п о з и т о р , о с т а оештыручы,әйбәт дус һәм иптәш дигән сүнмәс даны калган шәхес – Фәүзә Гата кызы Гасакировага быел 7 майда 65 яшь тулган булыр иде, ә 2010 елның чалт кояшлы алтын көз көне аны арабыздан мәңгелеккә тартып алды. Район мәдәният йортында күптән түгел аның иҗатын сөючеләр, аның белән аралашып эшләгән кешеләр, кайчандыр аның җылы канаты астында тәрбияләнгән якын дуслары, фикердәшләре, з а м а н д а ш л а р ы , я к ы н н а р ы хөрмәтләп искә алдылар, ерактагы яшьлек елларына сәяхәт кылдылар, экран аша үзләренә баккан Фәүзә ханым белән аның тормыш юлдашы, иҗатташы, шулай ук иртә дөньядан киткән шагыйрь Марис Нәзиров белән хозурландылар. Кичәне искиткеч оста алып барган район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова аның сценариен да үзенә генә хас тетрәндерерлек фикерләр белән баетып, мәрхүмәне экрандагы язмалар аша залга бер мизгелгә кире кайтаргандай итеп әзерләгән. Ул, салмак адымнар белән чыгып, сәхнәдән залга утыручыларның күңелләрен тибрәтерлек матур сүзләрен җиткергәч, экранда Фәүзә ханым үзе пәйда булды һәм мөнәҗәт җырлап ишеттерде. Сәхнә түренә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова күтәрелеп, Фәүзә Гата кызы Гасакированың районыбыз тормышындагы роленә олы бәһа бирде, аның данлы эшләре озак еллар кадерләп сакланачак, дип

белдерде. Үзенең гомерен көндәлекләрдә чагылдырган Фәүзә ханым. Аныңтәүге битләрендә туып үскән Борай районының Агыйдел елгасы буенда сыенып утырган Ялдәк авылы, андагы кешеләр, үзенең нәселе, шул якларның кабатланмас табигате турындагы язмаларны аһәңле тавышы белән ишеттереп, алып баручы Фәүзә Гата кызының Чакмагыш җирендәге таланты ачылуның беренче чаткысы – Әсма Үтәкәева сүзләренә язылган “Коты урманнары” җырын яңгыратырга мәдәният йорты хезмәткәре Ривенер Гобәевны чакырып чыгарды. Тәүге моңы ук уйландыра, фикер йөртергә этәрә үзешчән композиторның – залдагылар моны һәммәсе дә үзләрендә тойды, әсәрләнде. Ял йортында сәламәтлеген ныгытып

ятканда моңланып, өч җыр башкара ул. Ә биредә Башкортстан дәүләт университеты профессоры Камил Дәүләтшин да була. Моңарчы берәүгә дә күрсәтмәгән күңел кичерешләрен шигырь юллары иткән галим Фәүзә ханыма аларны укып ишеттерә. Бу шигырьләрнең 20ләбе Фәүзә Гасакирова көйләре белән киң таралган, яратып башкарыла торган җырларга әверелә. Кичәдә Фидан Бикмурзин башкаруында яңгыраган “Бәллүр язмыш” җыры да тамашачыларны тагын уйларга салды, тетрәндерде дә. Шушы ике иҗат әһеленең тагын бер җырын – “Кил әле, кил”не “Чулпан йолдыз” вокал ансамбле башкарганда да күпләр әсәрләнеп, күңел хисләре ташкыныннан эркелгән күз яшьләрен сөртеп утырды. Фәүзә ханымның Чакмагышка килү тарихын барладылар. 1975 елда мәдәният училищесы чыгарылучылары Фәүзә Гасакирова, Илсөяр Шәймөхәммәтова һәм Әхнәф Нуриевны ул чактагы мәдәният бүлеге мөдире Марсель Гыйлемхан улы Гыйрфанов җитәкләп дигәндәй эшкә алып кайта. Фәүзә Гасакирова Стәрлетамак мәдәни- агарту училищесының дипломы белән генә чикләнми, Казанда сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлый. 25 ел Балалар сәнгать мәктәбе директоры йөген тарта, биредәге балалар хорын, район мәдәният йортында “Ләйсән” вокал ансамблен, сугыш һәм хезмәт ветераннары хорын оештырып, озак еллар җитәкләде. Аның студент еллары, яшь хезмәткәр буларак эшләре турында сабакташлары, гомерлек дуслары – курсташы Тәслимә Абдрахманова белән хезмәттәше – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова чыгыш ясады. Илсөяр ханым исә шигырь дә укып ишеттерде. Балалар сәнгать мәктәбенә аны 25 ел гомерен багышлады,дигән идек. Мондый җаваплы эшне бары тик һөнәренә гашыйк, әйләнә- тирәдәгеләрне ихлас яраткан, балалар күңеленә юл табып, аларның талантларын үстерүгә ачкыч ярата белүчеләр генә башкара ала торгандыр. Фәүзә Гата кызын бүген дә коллектив онытмый, якты хатирәләр белән искә ала. Сәхнәгә күмәкләп чыгулары, элекке директорлары Зөлфия Фәһим кызы Вәлиуллинаның әсәрләнеп сөйләве, бүгенге директор Гөлзия Сабир кызы Ситдикованың остазының Марис Нәзиров сүзләренә язган “Бул син канатым” җырын башкаруы, мәктәп укытучыларыннан торган инструменталь ансамбль чыгышлары да чагу тәэссоратлар калдырды. Шушы мәктәптә тәрбияләнүче кызлар Айзилә Зәкәриева белән Юлия Бәширова исә Фәүзә Гасакирова белән Марис Нәзиров иҗат иткән “Айгөл чебеш үстерә” җырын яңгыратты. Балалар бию коллективы чыгышы да көчле алкышлар белән кабул ителде. Фәүзә Гата кызы кечкенәдән алып ике сабыйны – Рузил белән Сөмбелне җылы наз белән чолгап алды. Шул сабыйлар бүген үсеп җиттеләр инде. Фәүзә ханым белән Марис Нәзировның вафатыннан соң үксез ятимнәрне Вәсилә ханым белән Альберт әфәнде Диннуровлар үз кочагына сыендырды, белем һәм тәрбия бирде. Кичә үткәндә илебез алдындагы изге бурычын үтәгән Рузил бу көннәрдә демобилизацияләнеп кайтырга да өлгерде инде. Ә сәхнәгә Сөмбел, Вәсилә һәм Альберт Диннуровлар белән бергә Фәүзә ханымның бертуган сеңлесе Рузидә, аның кызы Лилия, җиңгәсе Ира ханым, Марис Нәзировның бертуган абыйсы Марсель абый да күтәрелеп, иң нечкә хисләрен җиткерделәр, апалары, сеңелләре турында якты истәлек саклаган барлык Чакмагыш районы халкына ихлас рәхмәт белдерделәр. Мәдәният хезмәткәре Гүзәл Табишева Фәүзә Гасакированың тагын бер күркәм җырын – “Ярсыма, йөрәк”не ишеттерде. Артабан Фәүзә Гасакировабелән Марис Нәзировның гаилә дусты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, “Рәйхан” телевизион тапшыруының авторы һәм алып баручысы, тележурналист Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева да шушы ике шәхес турындагы якты истәлекләрен уртаклашты, алар турында төшергән тапшыру өзегенең видеотасмасын күрсәтте. Ике иҗат кешесенең чиксез мәхәббәте тудырган әсәрләр үлемсез була, диләр. Шулай икәнлеген Нәфисә Әшәрәпова башкарган “Очмыйча син түзеп кара” дигән җыры тагын бер тапкыр дәлилләде. Вафатына тугыз ел узса да, мәшһүр якташыбызның данлы эшләре бүген дә тере. Видеотасма аша тамашачыларга кайчандыр түгел, нәкъ бүген ихлас рәхмәт җиткергәндәй кабул ителде Фәүзә ханымның чыгышы. Ул безнең күңелләрдә һаман яши. Моны Эльвир Халиков “Син яшисең, димәк, яшисең!” җырын” яңгыратып та дәлилләде. Тамаша тәмам булгач та күпләр залдан таралырга ашыкмады. Сихри моң, самими иҗат дөньясы эчендә кайнау чын сәхнә остасы турында хәтерне кабаттан яңартты кебек. Әйе, кыска гына вакыт яшәсә дә, Фәүзә Гата кызы Гасакирова үз гомерен сокландыргыч итеп, үзеннән соң озак еллар сагынып сөйләрлек итеп үтә белде. Андыйлар бәхетле була ул…
Читайте нас: