Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 октябрь 2019, 13:45

Ирекмәннәр авылларга чыга

Районның авыл биләмәләрендә яшәүчеләр санлы телевидение тапшыруларын карауга күчте. Барлык авыл Советларында һәр авылга барып, бу җәһәттән ярдәм таләп ителгән гражданнарга заманның яңа технологиясенә күчүне җиңелләштергән волонтерлар әзерләнде. Үрнәк авыл Советында да мондый ирекмәннәр берничә. Авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Ләйсән Бакирова Көсәкәй авылында яшәүче Лофрахман абый Саматовның йортына барып, кушымта-приставканы телевизорына көйләп, бушлай каналларны кушты. Моннан тыш, Аблай авылында волонтер Юлия Яхина белән бергә Людмила Свириденко йортында да булды алар, өлкән апага телетапшыруларны яңа форматта карый башларга ярдәм иттеләр. Санлы телевидениегә кушылуда кыенлыклар булганда аблайлылар шулай ук ирекмән Рәзил Вәлиевка да мөрәҗәгать итә ала. Киндеркүл авылында бу эшне волонтер Раушания Гәрәева башкара.

Шулай ук Чакмагыш авыл биләмәсендә дә ирекмәннәргә мөрәҗәгатьләр итүчеләр байтак әле. Авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Ильвира Шәйнурова Коммунистическая урамында яшәүче өлкәннәрнең фатирына барып, бушлай каналларны табып, көйләп бирде.
Читайте нас в