ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 октябрь 2019, 18:18

Авыл халкы сәламәтлеге тикшерелә

Бу акция безнең төбәктә быел 22 апрельдә Благовещен районында башланган иде аның тәмамлануы 30 октябрьгә Кушнаренко районында

билгеләнелгән. Безнең хәбәрчебезгә аның максатлары, акция барышында кайсы биләмәләр халкы хезмәтләндерелүе, кайсы белгечләргә күренү

мөмкинлеге тудырылуы хакында район үзәк дәваханәсе баш табибының оештыру-методик эшчәнлек буенча урынбасары УРАЛ РӘҮЗЕЛӘНӘФ УЛЫ ИРНАЗАРОВ түбәндәгеләрне җиткерде. –“Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе барышында Нефтекама маршрутын хезмәт ләндерүче автопоезд составында Нефтекама һәм Бөре шәһәрләренең Сәламәтлек үзәкләренең, Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең диагностика модульләре белән җиһазландырылган автомашиналары, шулай ук ул үткән һәр 15 район дәваханәләренең күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары автомобильләре бар. 22 апрельдә Благовещен районында эшчәнлеген башлаган автопоезд, барлыгы унөч район аша үтеп, 9 октябрьдә безнең район биләмәсенә килеп җитте. Составында республика клиник дәваханәсе, район үзәк дәваханәсе табиблары һәм

мобиль комплексларның медицина хезмәткәрләре булган әлеге бригадада невролог, акушер-гинеколог, участок терапевты һәм педиатры, УЗИ, УЗДС, ЭХОКГ, ЭКГ үткәрүче табиблар һәм фельдшер-акушерлар, шәфкать туташлары булган әлеге бригада әгъзалары авылларда яшәүчеләрне җентекләп карый, антропометрик мәгълүматлар (һәр кешенең буе, тән авырлыгы, тән массасы индексы) тутыра, артериаль кан басымын үлчи, кан составын, өстәмә рәвештә холестерин һәм глюкоза микъдарын, күз эче басымын, спирографик тикшеренү аша сатурация (канның кислород белән тулылану күләмен билгеләү) үткәрә, йөрәк тибешен, эчке органнары торышын һәм башкаларны билгели.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 85 санында укый аласыз).
Читайте нас: