ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 октябрь 2019, 14:02

Өлкәннәрнең йортларына барып

Республика һәм шул исәптән безнең район да телевидение тапшыруларын санлы форматта карый башлауга нәкъ бер атна үтте. Аналог телевидениесеннән заманча форматка күчкәндә берникадәр авырлыклар кичергән гражданнарга яраткан тапшыруларын өзлексез карарга волонтерлар ярдәм итте. Алар һәр авыл биләмәсендә әзерләнде. Бу көннәрдә ярдәм итүне үтенеп тапшырылган заявкалар шактый азайды.

Атна ахырында Чакмагыш авыл Советында билгеләнгән иң актив волонтерларның берсе Ильвира Шәйнурова Трактор урамында яшәүче Ф.Борханованың йортына барып, телевизорына махсус кушымта-приставканы кушты, өлкән апага бушлай күрсәтелә торган каналларны табып, тапшыруларны санлы форматта карау мөмкинлеген ачты.
Р.Арсланова.
Читайте нас: