ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 октябрь 2019, 13:19

Өлкәннәр ирекмәннәргә рәхмәтле

Районда санлы телевидение тапшыруларын карауга күчү уңышлы дәвам итә: волонтерлар бу хакта үтенеч белән мөрәҗәгать иткән өлкәннәрнең йортларына барып, приставкаларны көйли, каналларны табып биреп, пульт белән эш итәргә өйрәтә. Кичәге көн дә Чакмагыш авыл Советының яшьләр эшләре буенча белгече, бу көннәрдә иң күп райондашларыбызга ярдәм итәргә өлгергән актив ирекмән Ильвира Шәйнурова өчен нәтиҗәле булды. Ул Трактор урамында яшәүче Зәнфирә апа Әгъзамованың, Коммунистическая урамында гомер итүче Гөлзирә апа Кәримованың йортына барып, 20 бушлай күрсәтелүче каналны табып бирде. Өлкәннәр Ильвирага ярдәме өчен бик рәхмәтле.


Рәзилә Арсланова.
Читайте нас: