ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 октябрь 2019, 11:54

Волонтерлар ярдәмгә килә

Аналог телевидениесе туктатылып, тапшыруларны яңа, санлы форматта карый башлавыбызга да бүген 10 көн булды. Күпләр аларны югары сыйфатта карауның уңайлылыгын тоеп, тиешенчә бәһалап өлгергәндер, дип уйлыйбыз.

Ә инде яңа технологияләргә күчү процессы берникадәр кыенлык тудырган өлкәннәргә районыбызда әзерләнгән 60тан артык волонтер ярдәм итә. Район үзәгендә һәм Чакмагыш авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләргә ярдәмгә берничә ирекмән, шул исәптән иң активларның берсе булган Ильвира Шәйнурова ашыга. Ул көн саен берничә йортта булып, 20 бушлай каналны табып-көйләп, сорауларга җавап бирә. Кичә, мәсәлән, ул Гагарин урамында яшәүче Рима апа Хәйбрахманованың, Тукай урамында Флүрә апа Вәлиеваның йортларында булды, аларга яраткан тапшыруларын өзлексез карау өчен тиешле җиһазларны көйләде.
Р.Арсланова.
Читайте нас: