Бу көннәрдә Үрнәк авыл Советы биләмәсендә эшләүче ирекмән Ләйсән Бакирова Көсәкәй авылында гомер итүче Мәүлидә апа Аппасованың йортына барды һәм аның үтенече буенча телевизорына кушымтаны көйләп, бушлай күрсәтүче 20 каналны табып бирде, пульт белән файдаланырга өйрәтте.