ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 октябрь 2019, 16:04

Көнбагыш игү дә отышлы

Көзге кыска, яңгырлы көннәрнең кояшлы мизгелләрен файдаланып, басу уңганнарын фотога төшереп калырга теләп, редакция машинасы белән “Базы” җәмгыятенең алтынчы бүлекчәсенә юл алдык. Әле кайчан гына алтын-сары башаклардан шаулап утырган кырлар чем кара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен киергә дә өлгергән. Безне Үрнәк авылы янында бүлекчә агрономы Радик Сибагатуллин каршы алды. Октябрь ае булуга карамастан авылдан ерак түгел көнбагыш басуында җәйге кызу урак өстендәге кебек эш кайный. Җәмгыять директорының басучылык буенча урынбасары Аркадий Иванов та биредә.

–Көннәрнең коры торуыннан файдаланып калырга кирәк, көзге һава торышына ышаныч аз, шуңа күрә мөмкин булганда кичен караңгыга кадәр дә комбайннар басудан катмый, – ди ул.

Чыннан да, көнбагышның да бөртекле культуралар кебек үзенчәлеге бар икән. Суктыру артык озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы да зур. Димәк, куйган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, чәчтем дә котылдым түгел, рәт араларын берничә кат эшкәртеп, ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк.

–Быел бу культураның “Енисей” сортына үстердек, безнең бүлекчәдә ул 1270 гектар мәйданда игелде, уңышы да яхшы – гектардан уртача 22-25 центнер чыга, – дип шатлыгы белән уртаклашты агроном Радик Сибагатуллин.

Басудагы кыр корабларын Роберт Гатауллин, Алексей Тимербулатов, Илгиз Шәймөхәммәтов, Алик Сәхәветдинов, Самат Гәрәев, Андрей Курмангалин, Ринат Әхмәтҗанов, Вилюр Сәләхов, Денис Шәрифуллин иярләгән. Комбайннарга махсус җайланма көйләнгән. Бер-бер артлы басу буйлап, дистәләгән заманча, куәтле комбайннарга карап, менә монда техника, менә ичмасам көч, дип сокланып торасың. Быелгы уракта гына “Базы” җәмгыяте игенчеләре эшләнгән басуларда өч тапкыр булырга туры килде. Һәркайсында шушылай тениканың күплегенә, эшнең яхшы оештырылуына сокланып кайтам. Басу читендә Динар Сәетгәрәев, Урал Кадыйров, Финат Галин, Урал Гарифуллин, Азат Зарипов “КамАЗ”лары белән комбайн бункерларының тулуын, көнбагышны үз арбасына бушатырга чират җитүен көтә. Биредә үк янгын сүндерү һәм техник хезмәтләндерү машиналары да кизүдә тора. Шуңа да игътибар итик, җәмгыять көнбагышны 51 процент майллык белән май сыгу заводларына тапшыра. Бу бик әйбәт күрсәткеч, уртача норма 48 процент итеп билгеләнгән. Дымлылыгы да 8-9 процент, кислоталылыгы да нормага туры килә. Басудан Калмашбаш авылының ындыр табагына кайткан көнбагыш орлыкларын шунда ук эшкәртәләр, чистарталар һәм заводка озаталар. Башка культураларга караганда көнбагышка сорау зур. Бәясе дә кыйммәтрәк. Бүгенге көндә республика һәм күрше төбәкләрдән бер кат эшкәртелгән көнбагышны килешү нигезендә үзләре килеп алалар. Көнбагышның килосын югары бәядән алып китүләрен исәпләгәндә, җәмгыять кассасына әлеге культура байтак табыш китерә дигән сүз.
Читайте нас: