ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 ноябрь 2019, 15:03

2024 елга кадәр Башкортстанның 16 районында бассейннар төзеләчәк.

“Республикада эш сәфәрендә миңа еш кына кешеләрнең, йөзә белмибез, чөнки өйрәнергә урын юк, дигәннәрен ишетергә туры килә. 21нче гасырда яшәп, цивилизацияле тормышның шушы рәхәтлеге белән дә кешеләрне тәэмин итә алмыйбыз. Бу хәлне төзәтәчәкбез”,_ диде Б.Р. Башлыгы Радий Хабиров. Безнең район үзәгендә дә 25 метрлы бассейн төзеләчәк.Әлеге объект спорт комплексы белән янәшә булачак. Төзелеш 8 мең квадрат метрдан артык мәйданны билиячәк . Бассейнда дүрт йөзү юлы булачак, аның тирәнлеге 2 метрга җитәчәк. Ике спорт объектын җылы чыгу урыны белән тоташтыру планлаштырыла.Төзелеш проекты район хакимиятендә тикшерелеп расланган.
Яңа бассейн төзелешенә һөнәри спортчылар гына түгел, һәр чакмагышлы шатлана. Чөнки анда олысы да, кечесе дә йөзәргә йөриячәк.
Читайте нас: