Аны китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева алып барды. Чарада катнашучылар илебез тарихында унбишенче тапкыр билгеләнүче бу бәйрәмнең тарихы, аның бүгенге көндә дә җәмгыятебезне бербөтен итеп берләштерүдәге әһәмияте турында тыңладылар. Авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Камалова һәммәсен дә бәйрәм белән котлап, исәнлек – саулык, бөтен эшләрендә уңышлар теләде. “Тарихыбыз безгә күп тапкырлар барлык катлам вәкилләре һәм төрле милләт кешеләренең үзара татулыгы, уртак максатлар белән бергә тупланганлыгы шартларында гына җәмгыятебезнең имин үсешкә ирешә алуын дәлилләде. “Бердәмлектә – көч, – диелә халык мәкалендә дә. Бу чыннан да шулай ,һәм моңа күп тапкырлар инанганыбыз бар, – диде чыгышында Зөлфия Мөбәрәк кызы. Бәйрәм уңаеннан биредә китаплар күргәмәсе дә оештырылды.