ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 14:38

Иң яхшы гимназия – бездә!

Агымдагы елда да Чакмагыш гимназиясе “100иң яхшы мәктәп” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булды. Әлеге бәйге балаларны укытуда югары нәтиҗәләргә ирешкән, инновацион технологияләр, актив мәгърифәтчелек эше алып барган мәктәпләр арасында уздырыла. Быел аның йомгаклау этабы Санкт- Петербург шәһәрендә узган “Русиядә заманча мәктәп үсешенең проблемалары һәм перспективалары. Киләчәк мәктәп.” VIII Бөтенрусия форумында булды.Анда безнең гимназиядән дә делегация катнашты,аның мәртәбәле исемгә тагын да лаек булуы, әлбәттә, зур казаныш. Бүләкләү тантанасында әлеге белем бирү учреждениясе “2019 елның иң яхшы гимназиясе” номинациясендә алтын медаль иясе булды. Гимназия директоры Ратмир Фаот улы Камилҗановка “2019 ел директоры” дигән почет билгесе тапшырылды. Чакмагыш гимназиясе заман белән бергә атлый, киләчәккә карап алга бара, узганын онытмый, барлый, өйрәнә, системага сала. Гимназиянең республика мәгариф системасында лаеклы урыны бар.Коллективны чираттагы җиңүе белән ихлас тәбрик итәбез һәм яңадан- яңа уңышлар телибез.
Читайте нас: