ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 12:05

Сәламәтлегең – үз кулында

Районда яман гадәтләргә каршы көрәш буенча айлык үтә. Аның кысаларында кичә Чакмагыш беренче мәктәбендә 7-8 сыйныф укучылары белән “Иртәгәңне тартып алма! – дип аталган класс сәгате оештырылды. Мәктәпнең социаль педагогы Динара Рамазанова һәм математика укытучысы Лидия Латыйпова укучыларга наркотикларның организмга зарарлыгы турында аңлатып, укучыларда бу яман гадәтләрнең киләчәктә зур проблемага әйләнүен үз фикерләре аша җиткерүенә ирештеләр. Сыйныф сәгате бик җанлы сөйләшү яисә диалог форматында узды. Әңгәмә барышында һәм видеоролик караганнан соң укучыларның әлеге темага битараф булмаулары ачык чагылды. Гомумән,әлеге чара яшүсмерләрдә тормыш кыйммәтләре һәм ориентирлар формалашуга,үз тәртибе һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе булдыруга йөз тотып,сәламәт яшәү рәвешенең дәрәҗәсен күтәрүне,спортка,сәнгатькә күбрәк җәлеп итү бурычын куйды.
Читайте нас: