ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 17:07

Әсәрләре күңелләрдә мәңге сакланыр

Башкорт халкының бөек улы Мостай Кәримнең тууына 100ел тулуга багышланган төрле чаралар район мәктәпләрендә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында һәм клубларда үтте. Конкурслар һәм кичәләр, күргәзмәләр, Мостай укулары, акцияләр һәм бергәләп фильмнар карау оештырылды. Сыйрышбаш гомум белем бирү мәктәбендә дә “Мостай Кәрим дөньясына сәяхәт” дип аталган әдәби сәгать узды. Чара барышында китапханәче Ира Мәгалимова укучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы, аның әсәрләре белән таныштырды. Һәркем аның “Безнең өйнең яме”, “Озын – озак балачак” һәм башка әсәрләрен йотлыгып тыңлады. Укучылар аеруча “Безнең өйнең яме” повестендагы геройларның эшләнгән эшләренә бәһа биреп, үз фикерләрен җиткерделәр.Алар тагы да ихластан язучының бер шәлкем шигыръләрен дә укып ишеттерделәр. Күп яклы талант иясенең әсәрләре һәр төр укучының күңеленә хуш килерлек.Чөнки аның әсәрләре ,шигыръләре,повесть-хикәяләре яктылык,игелек һәм кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган. Чарада катнашучыларга шагыйрънең иң укыла торган китаплары тәкъдим ителде. Әдәбиятыбызны үстерүгә күп көч салган олы әдип, зур шәхес Мостай Кәримнең иҗаты балалар күңелендә дә, өлкәннәр йөрәгендә дә мәнге сакланыр.
Читайте нас: