ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 ноябрь 2019, 16:22

Республикада “Җиңү” марафоны башланды

Кичә Уфа шәһәрендә “Җиңү” республика марафоны старт алды. Әлеге чара нәкь 7 ноябрь көнне башланды, чөнки 1941 елның шушы көнендә илебез башкаласы Мәскәүдә тантаналы парад узды.Бу парад бөтен дөньяга Мәскәү бирешмәячәген күрсәтергә тиеш иде.Марафонның бурычы-яшьләргә тарих үрнәгендә әхлакый һәм ватанчылык тәрбиясе бирү,аны ата-бабалар тәҗрибәсенә җәлеп итү,Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү.Киләсе ел Русиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.Республика марафоны символикасы:”Җиңү”штандарты һәм “Мәңгелек ут”символикасы.Республика марафоны “Җиңү салюты”республика халык иҗаты фестивале кысаларында агымдагы елның ноябреннән киләсе елның маена кадәр үткәрелә һәм Башкортстанның барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын җәлеп итә.
Читайте нас: