ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 ноябрь 2019, 17:47

“Сеңлекәш” фильмы Гран-при алды

Ялта шәһәрендә узган «Евразия күпере” халык-ара кинофестивалендә Мәскәү режиссеры Александр Галибинның “Сеңлекәш” фильмы “Иң яхшы уен фильмы”номинациясендә Гран-прига лаек булды.Бу турыда фильмның сценарий авторы Айдар Акманов хәбәр итте.Башкортстанның бөек шәхесе-Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме”повесты буенча тошерелгән кинода төп рольне Уфа шәһәрендә яшәүче Арслан Крымчурин һәм Мәскәү кызы Марта Тимофеева башкарды.Кинога төшү өчен аңа башкорт телен дә өйрәнергә туры килә.Әйткәндәй,әлеге фильм киң кинопрокатка чыгарылган башкорт телендәге беренче заманча фильм.”Сеңлекәш” фильмы тагы да “Тамашачылар сөюе”номинациясендә бүләккә лаек булды. Чыганак:ИА Башинформ.
Читайте нас: