ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 ноябрь 2019, 18:18

Хатын – кызлар декрет ялында һөнәр үзләштерәләр

Белгечлегең, эш урының булса да көннәрдән беркөнне эшсез калу куркынычы да бар хәзер. Шуңа күрә декрет ялында өстәмә белгечлек алып калуың хәерле.

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы биш ел дәвамында 250 мең хатын – кыз декрет ялында түләүсез яңа һөнәргә өйрәнә яки квалификациясен күтәрә ала, дип белдерә. 2020 елдан башлап һәр елны 38,5 – 40 мең хатын –кызны бала ялы вакытында яңадан укыту планлаштырыла. Республика Хезмәт һәм гаилә, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән, күпмедер вакыт хезмәт процессыннан читләшеп торган хатын – кызларга закон таләбе буенча белемнәрен ныгыту, яңа белгечлекләр үзләштерү мөмкинлеге бирү программасы район мәшгульлек үзәгендә тормышка ашырыла. Агымдагы елда биредә яшь әниләр чәчтараш, визажист,лантшафт дизайны юнәлеше буенча өйрәнү күрсларында белем алган. Ә инде укырга теләге булучылар мәшгульлек үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас: