ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 ноябрь 2019, 18:22

Яшьләр өчен конкурс игълан ителә

Быел Башкортстанда беренче тапкыр “Яшьләр сәясәте мистеры һәм миссы” дип исемләнгән республика конкурсы оештырыла. Ул Русиядә игълан ителгән Театр елына багышлана.

Төбәктә яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы актив һәм иҗади сәләтле егет-кызларны ике юнәлеш буенча билгеләячәкләр. Алар һөнәри эшчәнлек алып баручы һәм җәмәгатьчелек башлангычында эшләүчеләр номинацияләрендә көч сыный. Конкурсантларның эшчәнлеге 18-27 һәм 28-35 яшь категорияләре буенча бүленеп бәһалана.

Бәйге читтән торып катнашу, гамәлдә катнашу һәм финал турын берләштерүче өч этапта, “Премьер-шоу” форматында үткәрелә. Анда катнашу өчен оештыру комитетының [email protected] электрон почтасына 1 минутлык видеовизитка (ирекле формада, телефон камерасы ярдәмендә төшерелгән булса да ярый), анкета-заявка һәм шәхси социаль әһәмиятле проектның тасвирланышын җибәрергә кирәк була. Хат темасында «ФИО — Мистер/мисс молодежная политика» дип күрсәтергә.
Читайте нас: