Үткән атнада Уфада «
Поколение.Ru» III Халыкара фестиваль-конкурсы үтте. Балалар филармониясендә оештырылган бу бәйгедә сәләтле башкаручыларны ачыклау һәм аларның сәләтен артабан үстерү, талантларга ярдәм итү, конкурста катнашучыларны халыкара хезмәттәшлек программаларына җәлеп итү һәм иҗади бәйләнешләр булдыру максаты белән үткәрелгән бу чарада республиканың һәм Русиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән дә балалар катнашты. Анда төрле жанрларда 100дән артык номер тәкъдим ителде. Конкурсантлар хореография, вокал, театр һәм цирк осталыгы, инструменталь осталык һәм модалар театры номинацияләрендә көч сынашты.