ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 17:48

Күчмә ФАП ларның саны арта

Гадәти табиб ярдәме алу мөмкинлеге булмау болай да авыр авыл тормышын тагын да катлауландыра. XXI гасырда яшибез дисәк тә, республиканың район үзәкләреннән еракта урнашкан кече авыллары сыйфатлы медицина ярдәменнән мәхрүм. Соңгы елларда уңышлы гамәлгә ашырылып килгән дәүләт программалары арасында медицинаны үстерүгә юнәл- телгәннәре дә шактый. Әнә шул ил Президенты В. Путинның йөкләмәсе буенча “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында ел ахырына республикада 20дән артык күчмә фельдшер – акушер пунктлары булдырылачак. Кичә андый ФАП лар Башкортстанның алты районына кайтарылды. “ПАЗ” автобусына көйләнгән күчмә комплексның барысы да заманча стандартлар буенча эшләнгән, бар кирәкле белән җиһазландырылган – медицина хезмәткәре өчен дә, авырулар өчен дә иң уңайлы шартлар тудырылган.Гомумән, беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән барысы да бар. Авыл табибларына рәхәтләнеп эшләргә генә кала. Беренче күчмә комплекслар республиканың Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак, Зианчура һәм Зилаир районнарында урнаштырыла башлады. Алда билгеләп үткәнемчә—бу башлангыч тагын да киң масштабларга җәелдереләчәк. “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада 114 дәваханә һәм поликлиникаларга 700 дән артык принтерлар тапшырылды.Безнең район дәваханәсендә әлегә бер күчмә фельдшер-акушер пункты кече авылларга чыгып халыкка хезмәт итә.
Читайте нас: