ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 17:31

Нәтиҗәле эшчәнлекнең лаеклы танылуы

Нәтиҗәле эшчәнлекнең лаеклы танылуы

Русия Президенты Хакимияте илнең эчке сәясәте өлкәсендә вице-губернаторларның нәтиҗәле эшчәнлеге күрсәткечләре буенча иң алдынгы төбәкләрне билгеләде.

Әлеге рейтингта Башкортстан — лидер төбәкләр исемлегендә. Рейтингы төзегәндә анда яшәүчеләрнең ил Президентына һәм төбәк Башлыгына ышаныч күрсәтү дәрәҗәсе дә, шулай ук үткән сайлаулар нәтиҗәләре дә исәпкә алынды.

Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары С.Кириенко республика Башлыгы Радий Хабиров гамәлгә керткән “Инцидент” системасын югары бәһалады. Ул – власть органнары игътибарын тиз арада гражданнарны борчыган проблемаларга җәлеп итеп, аларны хәл итүне мониторинглаучы система. "Инцидент" системасы 2018 елның көзендә эшли башлады һәм тиз арада нәтиҗәле булуын исбатлады.
Р.Арсланова әзерләде.
Читайте нас: