ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 17:53

Яшь табибларга пособиеләр түләнә

Шушы көннәрдә республиканың 99 табибы “Земство табибы” федераль программасы буенча бер тапкыр бирелә торган бер миллион сум күләмендә пособие алачак. БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын вакытлыча башкаручы Ирина Кононова белдерүенчә, түләүләр 15 ноябрьгә кадәр төгәлләнәчәк. Тагы да “Земство фельдшеры” республика программасы буенча 72 фельдшер да бер тапкыр бирелә торган 500 мең сум күләмендә түләү алачак. “Земство табибы” программасына кертелмәгән 150 табибка да берәр миллион сум акча түләнә. БР Башлыгы Радий Хабиров инициативасы буенча, тагы 137 “тар” профильле белгечләргә дә бер миллион сум күләмендә компенсация бирелә. Максатлы программа буенча укучы 1033 студент 5 мең сум һәм 416 ординатор 8 мең сум түләү алачак.
Безнең район дәваханәсендә әлеге программалар буенча 28 медицина хезмәткәре эшли.
Үткән елда районда бер белгеч “Земство докторы” программасы кысаларында бер тапкыр бирелә торган бер миллион сум компенсация түләүләренә ия булды.
Агымдагы елда өч табиб шундый ук түләүне алды, бер фельдшер 500 мең сум компенсациягә тәкъдим ителде.
Читайте нас: