ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2019, 13:33

Районыбыз матур тәэссоратлар калдырды

Башкортстанның 100 еллыгы хөрмәтенә муниципаль берләшмәләр фестиваль-марафоны бара

Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Грантына республикабызның 100 еллыгы уңаеннан игълан ителгән муниципаль берләшмәләр фестиваль-марафоны тәмамлануга бара. 8 ноябрьдә башкалабыздагы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында аның кысаларында районыбыз фестиваль эстафетасын кабул ите. Бу чарага районыбызның барлык хуҗалыклары, оешма-учреждениеләре, предприятиеләре вәкилләре, киң җәмәгатьчелек дәррәү кузгалып килде. Башкалада гына түгел, башка шәһәр һәм районнарда яшәүче якташларыбыз, күренекле шәхесләребез дә, шулай үк районыбыз белән кызыксынучы кешеләр дә күп җыелды. Районыбыз гына түгел, республикабыз һәм илебез күләмендә горурланырлык шәхесләребез күп безнең. Аларның зур күпчелегенең дә фестивальгә килүе, якташлары-замандашлары белән аралашуы бу чараның мәртәбәсен арттыра төште. Якташыбыз, Иске Ихсан авылында туып-үскән, гомере буена туган җиренә игелекле хезмәт күрсәтеп торучы хөрмәтле шәхес – Уфа шәһәре округы хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, республикабызның төрле ведомстволарында җитәкче вазыйфаларда эшләүче һәм өстәп әле хаклы ялда булган хөрмәтле якташларыбызны берләштергән төркем әгъзалары иң тәүдә күргәзмә экспозицияләре белән танышты. Филармония бинасы фойесында районыбыз предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары, хуҗалыклары, эшкуарлык структуралары бай күргәзмә әзерләп күрсәтте. Беренче залда район кулланучылар җәмгыяте (җитәкчесе Фәндидә Әүхәт кызы Галләмова) бай азык-төлек продукциясе ассортиментын, шәхси эшкуарлар Рина Раян кызы Гәрәева (“Лакомка” кибете) – тортлар һәм кондитер эшләнмәләре, Галина Васильевна һәм Наталья Мәгърүф кызы Кульковалар (“Подиум” штора һәм тюльләр салоны) – ашсу бүлмәсе экспозициясен, Марат Глүс улы Миңнегалиев (тимердән чүкеп эшләнгән әйберләр), Азат Эльвир улы Гатауллин (гипстан бакча сыннары, статуэтка һәм башкалар), Илнур Рәфил улы Имаев – ысланган ит ризыклары тәкъдим итте. Күргәзмәдә боларны тәмләп карау һәм сатып алу мөмкинлеге дә булды, Чакмагыш җиренең тәмле әйберләрен күпләп һәм бик теләп сатып алып беттеләр. Биредә үк “Русия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе һәм Чакмагыш мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре матбугат басмаларына язылырга теләүчеләрне хезмәтләндерделәр. Эчке залга кергән урында район мәдәният хезмәткәрләре кадерле кунакларны дус-тату яшәүче халыклар телендә сәламләп, икмәктоз, чәкчәк һәм милли эчемлекләр тәкъдим итте. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәр экспозиция белән таныштырды, оешма-учреждениеләр ирешкән уңышларны бәян итте. Авыл мәдәният йортлары һәм район хакимиятенең мәдәният бүлеге башкорт авылы этноихатасы күренешен тәкъдим итте. Бәйләмчигү өлгеләре, традицион эш кораллары күргәзмәсендә курайчы Рөстәм Дәлха улы Гомәровның халык көйләрен башкаруы астында Фәйрүзә Фәүзән кызы Гәрәеваның йон эрләп утыруы җанлы күренеш тудырды. Балалар иҗат үзәге, гимназия һәм беренче урта, балалар сәнгать мәктәбе экспозицияләре дә кунакларда чагу тәэссоратлар калдырды.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе күргәзмәсе алдында дөнья күләмендәге ярышларда чемпион исемен яулаган яшь якташларыбыз – велоузышчы Айгөл Гәрәева һәм көрәшче Артур Зарипов белән югары кунаклар хәтта бергәләп фоторәсемгә дә төштеләр. Өсте ябулы “Чакмагыш – Арена” боз шугалагы вәкилләре дә үз казанышларын уңышлы тәкъдим итә алды. Китапханә, тарихи-крайны өйрәнү музее, район архивы экспозицияләре дә бай мәгълүматлы иде. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте, крәстиянфермер хуҗалыклары, “Бәләбәй сөт заводы” җәмгыяте күргәзмәләре дә шактый эчтәлекле һәм бай булуы белән таң калдырды. Республика икътисадында күптәннән үз урынын яулаган “Башкерамикс” җәмгыятенә караган Чакмагыш кирпеч заводы, “Гидравлика” берләшмәсенең район үзәгендәге газ корылмалары җитештерү участогы күргәзмәләре янында да кунаклар озак тоткарланды. Иске Ихсан авылыннан Мәкъбүл Әхнәф улы Гыйлемхановның самавырлар күргәзмәсендә аның борынгы төрләре, Элина Рәмзил кызы Әхмәдиеваның агачтан эшләнмәләр күргәзмәсе дә шактый зур кызыксыну уятты. Барлык экспонатлар алдында да якташларыбыз истәлеккә фоторәсемнәргә төште, аеруча киң билгеле шәхесләребез белән бергә тарихта кала алу мөмкинлеген һәммәсе дә файдаланырга тырышты. Район үзәк дәваханәсе экспозициясе белән танышканда биредә артериаль кан басымын үлчәтеп алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. “Гаилә” үзәгенең районыбыздагы бүлекчәсе күргәзмәсе дә күп фәһемле әйберләр турында сөйләрлек оештырылуы белән истә калды. Кунакларга иң охшаганы – балалар кием модельләре студиясенең нәни чибәркәйләренең күрсәтмә чыгышлары булгандыр, дисәң дә була. Гомумән, райондашларыбызның чарага бөтен тырышлыгын салып әзерләнгән икәнлеге ерактан ук күзгә ташланды һәм ул чын-чынлап кабатланмаслык матур тамаша булып хәтерләрдә калды да. Күргәзмәләр белән танышып беткәннән соң һәммәсе дә тамаша залына юнәлде – анда “Чакмагышым – газиз туган җирем” дип аталган бай концерт программасы көтә иде.
(Дәвамы киләсе санда).
Читайте нас: