ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 ноябрь 2019, 13:49

Мәктәп эшчәнлеген ил күләмендә таныттылар

Республиканың Мәгарифне үстерү институтында “Заман мәгарифенә психологик-педагогик ярдәм: бурычлар һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән Гомумрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Бу зур чарада районыбызның 1нче урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты.

Киңәшмәдә фәнни дискуссияләрдә психологик белем бирүнең заманча тенденцияләре, балаларның психик сәламәтлеген саклау проблемалары кебек көнүзәк мәсьәләләрне тикшерелде.

Секцияләр эшчәнлегендә мәктәпнең психологы Ю.Ю.Вәлиева, социаль психологы Д.Н.Рамазанова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Р.И.Мостафина катнашты. Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина “Дәрестән тыш эшчәнлектә инновацияле технологияләр” мастер-классын үткәрде. Ул башлангыч сыйныф укытучыларының дәрестән тыш эшчәнлек барышында инновацияле педагогик технологияләрне куллану тәҗрибәсен ил күләмендә тәкъдим итте. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлектә ТИКО-модельләштерү, ком студиясе, математик планшет (геоборд), курчак театры, DEVAR-технология, мультипликация кебек юнәлешләрне актив кулланалар.

Конференция ахырында аның чикләрендә үткәрелгән секцияләр һәм мастер-класслар эшчәнлегенә йомгак ясалды. Аның барышында педагогика һәм психология кафедрасы мөдире Л.Р.Халикова фәнни-гамәли киңәшмәдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Мастер-класслар җитәкчеләре арасында Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина Башкортстан Республикасының Мәгариф министрылыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Үткәрелгән чарада катнашучылар фикеренчә, мондый югары дәрәҗәдәге аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик тә фәһемле булып, бик күп уңай тәэссоратлар тудырды һәм фикер йөртергә, уйланырга мөмкинлек бирде. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары үз тәҗрибәләрен ил күләмендә танытты.
Читайте нас: